Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт» татар телен һәм милли гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә»

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының бишенче сменасында - Мәгълүмати технологияләр /Information Technologies) сменасында булды.

«Сәләт» форумы татар телен һәм милли гореф-гадәтләрен саклау эшендә мөһим урын алып тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бу тема Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча да актуаль.

«Мин Сәләт форумында зур үзгәрешләр күрәм. Балалар яңа һөнәрләрне өйрәнәләр, полилингваль «Адымнар» мәктәбендә яңа класслар барлыкка килә. Быел Сәләтнең Кырымда ел әйләнәсе эшләячәк яңа базасы барлыкка килде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Болар барысы да телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калу өчен булдырылган. Әлбәттә, бу юнәлештә «Сәләт» хәрәкәте зур эш алып бара. Без моны бик югары бәялибез һәм сезгә ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде ТР Президенты.

Смена Биләрдә 27 июльдән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул мәгълүмати технологияләргә багышланган, анда чакырылган экспертлар катнашында бай белем бирү программасы кысаларында катнашучылар алдынгы IT-технологияләр һәм трендлар белән танышалар.

 «Форум елдан-ел үсә һәм камилләшә. Кечкенә генә палаткалы лагерьдан ул балаларда мәдәни кыйммәтләр тәрбияләүче тулы кыйммәтле белем бирү системасына әверелде. Аннан башка хәзер берничек тә булмый, - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова форумның үсеш перспективалары турында сөйләде, даими яңартуларның мөһимлеген ассызыклады.

Без ел саен инфраструктураны яңартабыз, яңа арт-объектлар өстибез, кызыклы спикерлар чакырабыз, спорт уеннары өчен мәйданчыклар төзибез. Киләсе елны без «Сәләт» нең 30 еллыгын бәйрәм итәбез, һәм, минем уйлавымча, безнең яңа дәрәҗәгә күчү этаплары күп булыр дип уйлыйм»,-дип ассызыклады Айгөл Габдрахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International