Озын тәнәфес: Татарстан Идел буе федераль округында Урта һөнәри белем бирү студентлары арасында финалистлар саны буенча лидер төбәкләрнең берсе булды

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Казанга «Озын тәнәфес» финалистлары һәм җиңүчеләре кайтты. 15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Түбән Новгородта Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен конкурсның финалы узды.

Тимер юл вокзалында балаларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина каршы алды.

«Безнең яшьләрнең актив позициясе - бөтен Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш. Яшьләрнең конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашулары һәм шул рәвешле үзләрен үстерүләре, яңа мөмкинлекләр ачулары һәм уңай эмоцияләр алуы бик мөһим. Без «Озын  тәнәфес»нең һәр финалисты, җиңүчесе белән горурланабыз һәм аларның якты киләчәгенә ышанабыз», – дип билгеләп үтте Софья Мостафина.

Яшь кешеләр билгеләп үткәнчә, җиңү-ул үз өстеңдә озак эшләү нәтиҗәсе. Төрле яклы булу, кешеләр белән хезмәттәшлек итә белү һәм лидерлык сыйфатларын күрсәтү мөһим.

Алынган грантларны мәгариф яки техникага тотарга планлаштыралар.

Финалистлар, үз чиратларында, анализ ясадылар һәм үзләренең үсеш нокталарын аңладылар. Киләсе елда максатка ирешергә – озын тәнәфестә җиңәргә планлаштыралар. Шулай итеп, Яр Чаллы педагогика көллиятенең 2 нче курс студенты Эльвина Исламова фикердәшләр командасын оештырырга һәм аларны укытып үзе дә өйрәнергә  ниятли. Кыз фикеренчә, бу лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итәчәк.

Финал кысаларында конкурсантлар дүрт юнәлеш буенча кейс биремнәрен чиштеләр: «сәнгать һәм иҗат», «белем бирү технологияләре», «яшәү тирәлеге һәм җәмгыять», шулай ук җәмәгать тормышының төрле өлкәләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк проектлар эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International