Татарстанда беренче тапкыр иреклелек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» премиясе узачак

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстанда иреклелек өлкәсендә (волонтерлык) «Игелекле Татарстан» Республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гариза бирү кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр ачык.

«Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр үткәрелә. Элегрәк әлеге исем астында иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә торган «Игелекле Татарстан» Республика конкурсы үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, 2016 елга кадәр бәйге «Ел иреклесе», аннары 2019 елга кадәр «Татарстан иреклесе»исемен йөртте.

Катнашу мөмкинлеге 8 яшьтән үк каралган.

Шулай ук бәйгедә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, белем бирү оешмалары, дәүләт учреждениеләре базасында булдырылган муниципаль һәм волонтерлык үзәкләре, корпоратив социаль җаваплылык һәм волонтерлык программалары кысаларында проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар, шулай ук юридик буларак теркәлмәгән иҗтимагый ирекле берләшмәләр дә катнаша ала.

Бәйгедә 18 номинация буенча катнашырга мөмкин: 5 коллектив номинация («Бизнес» «Иреклелекне оештыручы», «Мәктәп иреклеләр отряды» һ.б.) һәм 13 индивидуаль номинация («Елның көмеш иреклесе», «Туризм өлкәсендә Ел иреклесе»,  «Мәдәният өлкәсендә Ел иреклесе», «"#БезБергә"гомумроссия акциясе кысаларында «Ел иреклесе» һ. б.).

Номинацияләр белән тулырак танышу һәм гаризаны тутырыр өчен сылтама буенча үтәпгә кирәк.

 «Игелекле Татарстан» дүрт этапта узачак: гаризалар кабул итү кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр, читтән торып катнашу этабы 15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр, турыдан – туры катнашу этабы 22 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр үтәчәк. Соңгысы  кысаларында катнашучылар жюри каршында үз эшчәнлекләрен тәкъдим итәчәкләр. Нәтиҗәләр 4 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр ясалачак.

Бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре ярдәме белән «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International