Дамир Фәттахов Татарстанның балалар лагерьларында булып кайтты

2021 елның 6 июле, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Санта», «Юнитур», «Волга» һәм «Гагарина» балалар сәламәтләндерү лагерьларын карап кайтты. Барлыгы дүрт базада 600 бала ял итә. Министр сменаларда катнашучылар, педагоглар белән очрашты, җитәкчелек белән яшәү шартларын, ашату сыйфатын карап чыкты.

Лаеш районының «Санта» лагерында спорт ягына басым ясала, монда 165 бала катнаша.

Татарстанның 200 артык яшь вәкиле «Волга» яшьләр үзәгендә ял итә. Смена, шулай ук, спорт юнәлешендә бара.

Гагарин исемендәге лагерь Казаннан килгән 190 бала катнашындагы  «Җәй балалары» программасын гамәлгә ашыра. Программа балаларны төрле яклап үстерүгә юнәлгән,  иҗат, спорт, күңел  ачу индивидуаль үзенчәлекләргә басым ясый.

«Җәй - балаларга» республика программасы кысаларында «Юнитур» лагерына капиталь ремонт ясалды. Палаткалар рәвешендәге 11 йокы корпусы төзелде, душ, модульле бәдрәфләр һ.б. урнаштырылды, скважинага 100 урынга исәпләнгән ашханәгә, складка һәм коймаларга капиталь ремонт ясалды. Моннан тыш, минифутбол, волейбол мәйданчыклары, шулай ук бау паркы һәм ял зоналары җиһазландырылды.

Биредә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында өч смена үткәрү планлаштырыла: «Ак Бүре» туристик сменасы, «Безнең шәһәр каһарманнары» тарихи-туган якны өйрәнү сменасы һәм «Дерсу Узала» экологик сменасы. Барлык профильле сменалар да табигатьтә туризм белән бәйле булачак.

«Балаларның ялын лаеклы дәрәҗәдә оештыру-безнең приоритетларыбызның берсе. Шушы көннәрдә дүрт лагерьда булдым, балалар белән шәхсән аралаштым — кәефләре шәп, тамаклары тук һәм активлар. Без, үз чиратыбызда, 24/7  режимында Роспотребнодзор, муниципалитетлар һәм лагерьлар җитәкчелеге белән эшлибез, балалар өчен уңайлы ял оештыру буенча барлык кирәкле таләпләрне үтәп барабыз. Лагерьларда балаларның ялын оештыру безнең республика Президенты контролендә, ул барлык район башлыкларына балалар лагерьларына шәхсән килергә кушты, шуның белән бергә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан да оештырылачак», - дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International