Татарстанда «Язгы игелек атнасы» башланды

2024 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдән 1 майга кадәр Татарстанда «Язгы игелек атнасы» узачак. Республика халкын «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Башка эш» онлайн – платформасында игелекле эшләр марафонына кушылырга чакыралар.

ВКонтакте сервисында биш кешелек командаларда үтәү өчен биремнәр әзерләнгән. Аларның һәрберсе өчен катнашучылар файдалы бонусларга алыштырыла торган баллар алачак. Алар арасында онлайн-сервисларга ташламалар, кинога һәм экскурсияләргә билетлар, техника, эре компанияләрдә һәм ТВда стажировкалар бар.

Марафонга Татарстан Республикасының иреклеләр (волонтерлар) хәрәкәтен популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр кертеләчәк. Катнашучылар өчен барлыгы 14 бирем әзерләнгән:

- Яңаны бел

- Бер-беребезгә экология турында

- Гаилә өмәсе

 Гагарин Елмаюы

 Әдәби мирас

 Безнең заман геройлары

 Туган як

 Яхшылык иҗаты

 Музыкаль пауза

- Спорт-сәламәтлек гарантиясе!

- Гыйлем-яктылык

 Солдатка хат

- Йомшак көн

- Татарстан Мәдәнияте

Акциядә катнашу өчен марафонга сылтама буенча барырга кирәк.

2024 елның язгы игелек атнасының үзенчәлеге булып Татарстан Республикасының иреклеләр (волонтерлык) хәрәкәтләре җитәкчеләреннән: «Волонтер-медиклар», «Җиңү волонтерлары», «ОНФ яшьләре», ТР туристлык волонтерлары ассамблеясы, шулай ук ТР иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге хезмәткәрләреннән биш онлайн белем бирү лекциясе үткәрү торачак.

«Другое Дело» ВКонтакте мини-кушымтасында балл-рейтинг системасына таянып, җиңүчеләр ачыкланачак һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

Акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге оештыра. Акцияне уздыруда Татарстан Республикасының иреклеләр хәрәкәтләре катнашачак. 2024 елда акция Росмолодежь.Грантлар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Волонтерлык эшчәнлеге һәм яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча инициативаланган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International