Җиңүгә 75 көн: Яшьләр эшләре министрлыгы сугыш турында мәгълүмат проектын башлап җибәрә

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

Хәтер һәм Дан елы уңаеннан Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Җиңү турында 75 факт»проектын башлап җибәрә. Аның старт алу көне очраклы гына сайланмаган – 24 февральдән Җиңү көненә 75 көн кала.

Көн саен социаль челтәрләрдә һәм яшьләр эшләре министрлыгы сайтында Бөек Ватан сугышы тарихыннан фактлар бастырылачак. Проект Совет халкының югалтулар масштабын һәм батырлыгын күрсәтү, яшьләргә илнең нацизм өстендә җиңгән өчен түләгән бәясен аңлау мөмкинлеге бирү максатын күздә тота. Ул тарихи вакыйганың – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын искә алырга һәм аңларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International