Бүген Татарстанның 90 студенты махсус дәүләт стипендиясе алды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы тәкъдиме буенча махсус стипендия укучыларга бик яхшы өлгереш, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында призлы урыннар һәм җиңүләр өчен билгеләнә.
Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, стипендиатларны сәламләп, болай дип билгеләп үтте: «сез Фән көне алдыннан Казан университетының Императорлар залында бүләкләнү хокукына лаек».
Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, үз чиратында, яшьләрнең Татарстанны Мөмкинлекләр территориясе белән ассоциацияләвен ассызыклады