Яр Чаллының «Камаз» мәдәният сараенда «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты VII ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы башланды.
Жюри конкурсантларның номерларын караячак, шуннан соң барлык катнашучыларны зона этабының гала-концерты көтә, анда суперфиналга узучылар игълан ителәчәк.
«Наше время-Безнең заман» фестивале үсешендә мөһим вакыйга-ул быелдан башлап ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.