Дамир Фаттахов: «Без сездән яңа идеяләр көтәбез»

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Казанда «Шәһәрләр» Бөтенроссия урбанистик хакатонының турыдан-туры этабы башланды. Җиңүче исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән 30 яшь архитектор, дизайнер һәм урбанист, Татарстаннан 14 катнашучы көрәшәчәк. Катнашучылар Республиканың яшьләр инфраструктурасын яңарту буенча үз күзаллауларын тәкъдим итәчәкләр.

Бүген «Московский» мәдәният үзәгендә хакатонны ачу тантанасы булды. Катнашучылар алдында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Данис Вилданов, Мәскәү архитектура институты контент-кураторы Анастасия Успенская, Роскультцентр үзәгеннән проект кураторы Мария Беляева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International