Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә Казанда балаларга һәм аларның ата аналарына ярдәм итү буенча бердәм хезмәт эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2019 елның 17 мае, җомга

2010 елдан Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны эшли 8 800 2000 122. Бу номерга шалтыратып, балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре авыр тормыш хәлендә калганда шалтыратып квалификацияле белгечләр ярдәме алырга мөмкин. Барлык шалтыратулар аноним.

Бүген, Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында республика семинары узды.

Яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге директоры Анна Синеглазова сүзләренчә, 2019 елның І варталы өчен генә дә Татарстанда балалар ышаныч телефонына 7990 шалтырату килгән - бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

Белгечләр ышаныч телефоны буенча мөрәҗәгать итүчеләргә максималь тиз һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен, барлык ведомствоара коммуникацияләрне нәтиҗәле җайга салу зарурлыгына ышаныч белдерделәр. Моннан тыш, семинарда катнашучылар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бала хокукларын үтәү кирәклегенә игътибар иттеләр.

Семинар ахырында Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефоны хезмәтләре эшчәнлеген үстерүгә керткән өлеше өчен белгечләрне бүләкләү тантанасы булды. Белгечләргә Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International