Казанда Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы утырышы узды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

9-11 март көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы балалар оешмалары советының быелгы беренче утырышы узды. Анда республика, район һәм шәһәр балалар иҗтимагый оешмаларыннан 150 активисты катнашты. 2019 елда яшь гражданнарның муниципаль форумнарын үткәрү концепциясе өчен тәкъдимнәр буенча фикер алышу утырышның төп темаларының берсе иде. Утырыш программасы кысаларында ораторлык сәнгате, креатив фикерләү, SMM, социаль эшкуарлык һәм башкалар буенча мастер-класслар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International