Яшьләр эшләре министрлыгында «Россия лидерлары» бәйгесе ярымфиналистлары өчен белем бирү сессиясе узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Россия лидерлары» бәйгесе ярымфиналистлары өчен белем бирү сессиясе узды. Очрашу кысаларында катнашучылар ярымфинал вакытында үзләрен күрсәтергә ярдәм итәчәк күнекмәләр алдылар.

Белем бирү сессиясе Татарстан Республикасыннан «Россия лидерлары» бәйгесенең беренче җиңүче Александра Лебедева инициативасы белән оештырылды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International