Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы бүген 17:00 сәгатьтә ВКонтакте төркемендә #жильемолодымрт туры эфир үткәрәчәк.
Туры эфир кысаларында:
- ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендә яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге механизмнары турында сөйләячәк;
- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында авыл территорияләрендә яшәүче һәм мәшгуль гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында сөйләячәк;
- ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле «Земский доктор» программасы турында сөйлиячәк;
- «ДОМ.РФ» АҖ консультация үзәге директоры Михаил Ковалев «ДОМ.РФ» АҖ торак проектларын тәкъдим итәчәк.
#Жильемолодымрт туры эфирында катнашучы һәм тамашачы яшьләр өчен торак программалары турында үз соравын онлайн форматта, шулай ук Татарстан Яшьләр министрлыгының Вконтакте битендә туры трансляциягә комментарийларда бирә алачак (vk.com/minmol_rt).
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Яшьләр министрлыгы дүрт торак программасы буенча җаваплы. Һәрбер программа белән ведомствоның рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.