Ринат Садыйков туры эфирда Татарстан Республикасы яшь гаиләләре өчен торак программалары турында сөйләде

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков туры эфирда республикада эшләп килүче яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен яхшыртуга юнәлтелгән  дүрт программа турында һәм аларны ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләде.

«Беренче  механизм ул –  «Яшь гаилә» федераль программасы.Аның ярдәмендә яшь гаиләләр торакның гомуми бәясеннән 30% субсидия(балалары булмаса),  яки 35% ка кадәр (балалары булган) субсидия ала алалар. Бу кире кайтарып бирелми торган сумма.  Төрле шәһәрләрдә һәм районнарда әлеге программага мөрәҗәгать итүчеләр күп», - диде  министр.

Икенче республика программасы РТ Дәүләт торак фонды белән  берлектә РТ Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.   Аның үзенчәлеге шунда:  анда катнашу өчен яшь кешеләрнең бюджет өлкәсендә эшләве мәҗбүри түгел. Аларның 35 яшькә кадәрле булулары һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуларын исбатлый алулары мөһим.  

 Өченче программа яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турындагы Татарстан Республикасы законы кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул 1999 елдан эшли. Әлеге программа нигезендә 5 меңнән артык гаилә ярдәм алды. Алар торак бәясенең 60% ын рассрочка белән алу мөмкинлегенә иреште. Аны кайтарып бирү срогы 15 ел һәм ул процентсыз.

Дүртенче механизм – ТР Яшьләр эшләре министрлыгының ведомство программасы. Ул  «Татарстан студентлар лигасы» белән бергә яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре активистлары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре арасында конкурс үткәрә.  Шулай итеп, социаль ипотека программасы буенча 49 фатир бүленә.

Соңыннан Ринат Садыйков туры эфир тамашачылары сорауларына җавап бирде.Алар торак мәсьәләсенә кагылышлы бик күп сорауларга җавап алдылар.

«Сорауларга җавап алу өчен иң җиңел ысул – яшәү урынында муниципаль берәмлекләрнең  Башкарма комитетына мөрәҗәгать итү.  Алар әлеге программалар турында һәм конкурста  катнашу тәртибе турында аңлаталар, - диде министр. -   Кирәкле мәгълүмат алу өчен икенче уңайлы ысул – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтындагы  «ТР яшьләренә торак» бүлеге. Анда бу дүрт программа турында да аңлатып язылган, барлык сорауларга да җавап алырга мөмкин».

 Сүзен йомгаклап, министр Россиядә һәм Татарстанда яшьләрнең үз-үзләрен гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр  тудырылуы турында искәртте. Торак программалары яшьләргә ярдәм күрсәтү формаларының берсе. Барлык мөмкинлекләр дә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International