Петербург халыкара экономик форумында катнашучыларны теркәү башланды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Халыкара яшьләр экономик форумында катнашучыларны теркәү башланды. Форум 8 июньдә Петербург халыкара экономик форумы-2024 кысаларында үтә. Чарага теркәлү 17 апрельгә кадәр сылтама буенча барачак.

Халыкара  яшьләр экономик форумы – яшьләрнең Россия һәм халыкара экспертлар белән иң мөһим экономик һәм социаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы. Традиция буенча яшьләр көненең эшлекле программасына эре компанияләр вәкилләре катнашында  панель дискуссияләр, эксперт сессияләре, мастер-класслар һәм лекцияләр керә. Аларда яшьләр бу елда бизнес алып бару турында кыйммәтле киңәшләр алачаклар.

Яшьләр көне яшь кешеләрнең үз-үзләрен гамәлгә ашыруның барлык өлкәләрен үз эченә ала: остазлык, бизнес-идеяләр үсеше, гаилә институтын ныгыту, профориетация чаралары ярдәме, технологик суверенитет, профессиональ яшьләр берләшмәсе үсеше, халыкара фәнни һәм инновацион проектлар һ.б.

Эшлекле программаның спикерлары булып,   бөтендөнья  яшьләр фестивале кысаларында оешкан  яшь эшмәкәрләрнең халыкара берләшмәсе членнары тора. Шулай ук халыкара яшьләр экономик форумы спикелары булып,  Росмолодежь Бизнестан  яшьләр эшмәкәрлеге үсеше буенча россиякүләм программада катнашучылар торырга тиеш.  

Узган елда Халыкара яшьләр экономик форумы-2023 Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле булган 3500 дән артык  эшмәкәрне, белгечләрне, студентларны, лидерларны һәм  иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерде.

Яшьләр көнен оештыручылар булып, Росконгресс Фонды  һәм яшьләр эшләре  Федераль агентлыгы тора.

Белешмә өчен,  Петербург  халыкара   экономик   форумы 1997 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. 2006 елдан ул  – Россия Федерациясе Президенты катнашында үтә. Форум быел 5-8 июньдә, яшьләр көнен дә кертеп, Санкт-Петербург шәһәрендә үтә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International