Татарстан «іВолга-2023» форумында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Идел буе федераль округының Самара өлкәсендәге «іВолга» яшьләр форумындагы мәйданчыкларның берсе дәүләт яшьләр сәясәтенә багышланачак. Анда Татарстан үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Бу хакта киңәшмәдә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Шушы көннәрдә Самарада өч көнлек семинар-киңәшмә узды, анда Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумын үткәрүнең яңа форматы турында фикер алыштылар.

«іВолга» - яхшы практик платформа, яшь кешенең үз-үзен тормышка ашыру механизмы. Зур федераль мәйданга килгәч, яшьләр үзләре турында, алар гамәлгә ашырган инициатива турында белдерү һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге ала. Безнең өчен төп юнәлеш - «Дәүләт яшьләр сәясәте»  мәйданчыгы булачак, анда без республикада булган уңай тәҗрибә белән уртаклашачакбыз», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Быел форумны үткәрү өчен инфраструктура яңартылачак, шулай ук туклану һәм яшәү системасы яңадан каралачак. Быел «іВолга»ның төп үзенчәлеге булып форум нәтиҗәләре буенча башка төбәкләрдә узачак чаралар концепцияләрен әзерләү торачак.

«Мондый нәтиҗә «іВолга»дан соң аның мирасын үз субъектларына алып барачак командаларны формалаштыру өчен нигез булырга тиеш», - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев.

Ул ассызыклаганча, «іВолга» - Идел буе федераль округының яшьләр сәясәте командасы катнашкан гомуми округ проекты. «Форумда булган һәрнәрсә – уртак җаваплылык зонасында, әмма шул ук вакытта һәркем үз юнәлешендә мөстәкыйльлек күрсәтергә тиеш. Һәр сменаның оештыру составы әлеге юнәлештәге эксперт үзәге: төп мәгънәләрне, алымнарны, максатчан аудиторияне җәлеп итү һәм саклап калу юлларын, онлайн - аралашу өчен коммунити һәм мәйданчыклар булдыруны билгели», - диде Машковцев.

Гариза бирү кампаниясе башлану турында мәгълүмат форумның рәсми сайтында булачак.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы Самара өлкәсендә 2013 елдан бирле үткәрелә. Традицион рәвештә форумчыларны җыю мәйданчыгы булып Мастрюков күлләрендәге фестиваль аланы тора. Форум онлайн форматта уздырылган пандемия чоры гына аерым булды. Узган ел унынчы юбилей «іВолга» катнаш форматта: турыдан-туры һәм онлайн режимда узды. Бу фестивальдн читтә форумның яңа катнашучыларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Ачык мәйданчыклардан турыдан-туры трансляцияләр тамашачыларга форумның тулы хокуклы катнашучылары булырга һәм аның программасын үзләштерергә ярдәм итте. Юбилей форумында илнең 61 төбәгеннән, шул исәптән Луганск һәм Донецк республикаларыннан 1800дән артык кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International