Тарихны бозуга юл куймаска: Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе старт алды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Хәтер маршы» акциясе старт алды. Анда катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр аша республика укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләячәкләр. ТР башкаласыннан соң активистлар Түбән Кама, Чистай һәм Яр Чаллыга юл тотачак.

«Хәтер маршы» - җиңүне якынайткан Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгына багышланган Татарстанның иң борынгы акцияләренең берсе булып тора. Әлбәттә, бу хикәяләрне бүгенге яшьләр белергә тиеш. Без тарихыбызның бозылуына юл куя алмыйбыз. Бүген без төшенчәләрне үзгәртү омтылышларын күрәбез, күп кенщ ялган геройлар барлыкка килә. Без мәктәп укучыларына, яшүсмерләргә һәм яшьләргә барысы да ничек булганын дөресен сөйләргә тиешбез. Бүген республика шәһәрләренә һәм районнарына агитация бригадалары җибәрелә, беренче эзләнүчеләрне Түбән Кама, Чаллы һәм Чистай районы кабул итәчәк», - дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

«Хәтер маршы» акциясе быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтүче «ТР Ватан» Берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Министр сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда эзләү хәрәкәтендә 1 меңгә якын актив катнашучы бар.

Чара «Сугыш кына буласын» җыры белән башланып китте, аннары мәктәп укучыларына һәм студентларга Сталинград сугышы вакыйгалары турында музыкаль-әдәби композиция аша сөйләделәр, шуннан соң һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Чара «Кар десанты» республика эзләнү хәрәкәтенең гимны белән тәмамланды.

 «Минемчә, бер көнгә генә булса да эзләү хәрәкәтенә кагылырга кирәк. Бу анда катнашучы балаларга аңлатып булмый торган эмоцияләр һәм энергия бирә. Мондый эш вафат булган солдатларның якыннарына да кирәк, алар үз туганнарының язмышы турында белми һәм һаман да көтәләр, өмет итәләр һәм ышаналар»,-дип уртаклашты ТР Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова. 

 «Мине эзләү хәрәкәте темасы кызыксындырды. Мин беренче экспедициямдә булдым һәм беренче медальонны таптым. Күңелемдә нәрсәдер туды һәм мин бу эшне дәвам итәргә теләдем. Бу бик мөһим эш дип саныйм, шул исәптән минем өчен дә», – дип уртаклашты кыз.

 «Татарстан Республикасының эзләү отрядлары хәрәкәте 65 эзләү отряды составында төрле яшьтәге 1100 дән артык эзләнүчене берләштерә. Узган ел төбәк бүлегендә катнашкан 602 кеше Бөек Ватан сугышы кагылган төбәкләргә барган. Шул исәптән, эзтабарларыбыз катнашында Кызыл Армиянең 408 солдаты һәм командиры җәсәде табылды, 10 исем куелды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының «Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International