Тимур Сөләйманов: «Сәләт» миссиясе - татар телен саклау һәм үстерү мохите тудыру»

2022 елның 24 мае, сишәмбе

«Сәләт» яшьләрнең халыкара белем бирү форумы быел 11нче тапкыр үткәрелә. Ул 26 июньнән 8 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә үтә. Форумга  әзерлек турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән  пресс-конференциядә сөйләделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл  Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов,  ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество) бию юнәлеше сменасы  җитәкчесе Венера Галимовалар  катнашты.

«Сәләт» форумының төп миссиясе – татар телен саклау һәм үстерү өчен мохит тудыру, - дип билгеләде Тимур Сөләйманов. – Балалар «Сәләт» атмосферасына кергәндә, аларда татар теле белән кызыксыну уяна. Алар татар телендә берләшмә җырларын тыңлыйлар, кызыклы кешеләр белән танышалар, һәм бер берсе белән аралашалар. Форумда балаларда телне өйрәнүгә омтылыш туа».

Бу ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Министр сүзләре буенча, балалар мәгълүмати технологияләр дөньясы белән танышалар. Форум кысаларында профильле остаханәләр, IT-мохитне өйрәнү буенча белем бирүче мәйданчыклар планлаштырылган.

Айгөл  Габдрахманова сүзләре буенча,  төп игътибар куркынычсызлыкка,  һәр катнашучының эмоциональ һәм психологик сәламәтлеген саклауга юнәлтелә.

« Форумны оештыруга  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор  җәлеп ителде. Без палаткалы лагерьлар  өчен барлык яңа таләпләр һәм кагыйдәләр нигезендә эшлибез. Форум территориясендә уңайлы һәм куркынычсыз яшәү, катнашучыларны укыту һәм ял итү өчен барлык шартлар тудырылган.Быел экскурсияләр яңартылачак, форумда катнашучылар әйдаманнар белән Биләрнең тарихи урыннарында булачаклар», - диде спикер. Шулай ук Айгөл Габдрахманова лагерь территориясенең ябык һәм чит кешеләргә керү тыюлуы турында да сөйләде.

 «Гадәттәгечә, сменаларда төрле өлкәләрдә уңышларга  ирешкән, төрле яшьтәге укучылар, Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре районнары, мәктәпләре активистлары, «Сәләт» район мәктәпләре клублары лидерлары катнашачак», - дип билгеләп үтте «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов.

 «ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество) сменасы кысаларында тематик лабораторияләр оештырылачак. Аларда катнашучылар остазлар белән бергәләп, яңа иҗади проектлар әзерлиләр һәм аларны презентациялиләр, - дип сөйләде Венера Галимова. – Лабораторияләргә тартылмаган балалар өчен тематик мастер-класслар узачак».

Бу елның яңалыгы – коллектив җитәкчеләре өчен махсус белем бирү программасы булуы.

Өченче SOFT SKILLS BILER FORUM (Социаль күнекмәләр/Социальные навыки) сменасында «Асылташ» Сәләт мәктәбе укучылары өчен «Асыл гаилә» проекты гамәлгә ашырылачак.

Быел Биләрдә үтүче форумга Татарстанның атказанган артисты,  «Тавыш» конкурсы финалисты Эльмира Кәлимуллина,  VK  социаль-әһәмиятле проектлар юнәлеше җитәкчесе Денис Петраков, «Алтын битлек» милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры Анастасия Фәттахова, Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал театры актеры Ришат Әхмадуллин, креатив продюсер  Валерий Ким, хореограф Анна Дельцова, Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие - Йолдызлык» Арт-резиденциясе режиссеры Марина Ясельская, җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Алинә Гыймалетдинова,  режиссёр и сценарист Тимофей Шарагин һ.б. киләчәк.

Һәр теләгән кеше, өйдән чыкмыйча, форумның онытылмаслык атмосферасын тоя алачак. «Җанлы Сәләт» (SeletLive) уникаль проекты Биләр территориясендә үткән вакыйгаларны күзәтә һәм онлайн-режимда яңалыкларны белә алачак. Трансляция форумның ВКонтакте һәм  YouTube рәсми аккаунтында барачак.

«Сәләт» форумы – Татарстанның иң дәрәҗәле проектларының берсе. Россия территориясендә генә түгел, аннан читтәге илләрдә дә билгеле вакыйга. Бу – белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, дөньядагы иң актуаль фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу платформасы.

Форумның идеясе – яшьләрне берләштерүче, интеллектуаль иҗат белән мавыгучы, рухи һәм мәдәни байлык белән кызыксынучы үсеп килүче мохит булдыру

Сменаларны үткәрү вакыты:

JUNIOR SKILLS BILER FORUM (Һөнәрләр/Ремесла) 26.06-30.06

ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество) 03.07-08.07

SOFT SKILLS BILER FORUM (Социаль күнекмәләр/Социальные навыки) 11.07-16.07

MEDIA BILER FORUM (Медиа) 20.07-26.07

INFORMATION TECHNOLOGIES BILER FORUM (Мәгълүмати технологияләр/Информационные технологии) 28.07-01.08

LEADERSHIP BILER FORUM (Лидерлык/Лидерство) 04.08-08.08

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International