Казанга изге Коръәнне иң яхшы белүчеләр җыелачак

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Казанда 17-20 май көннәрендә Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе уза. Конкурс мөселман яшьләре арасында  Изге Коръәнне өйрәнүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бәйге дин кардәшләребезне Коръән уку традицияләренә җәлеп итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

«Изге Коръән бәйгесе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусы  бирелгән шәһәрләрдә үткәрелә.  Безгә кадәр әлеге чара Дакк, Доха, Фәс, Шираз, Истанбул һәм башка шәһәрләрдә узды. Бу бәйге белән без «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы » программасы кысаларында халыкара чараларны башлап җибәрәбез», - дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Гаризалар кабул итү кампаниясе вакытында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70 тән артык гариза кабул ителде. 30 чит ил катнашучылары һәм Россия субъектларыннан 20 кеше  сайлап алу турын үтте.

Катнашучы илләр: Буркина-Фасо, Египет, Индонезия, Пакистан, Бөекбритания, Уганда, Алжир, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Палестина, Йәмән, Бәхрәйн, Чад, Нигер, Конго Республикасы, Ливия, Кот-д’Ивуар, Того, Гвинея, Катар.

Россия Федерациясеннән: Дагыстан Республикасы,Чечня Республикасы, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Кырым Республикалары.

Конкурс онлайн һәм офлайн форматта үтә. Конкурста катнашучылар 18-30 яшьтә, Коръәнне яттан белүләрен раслый торган таныклыкка һәм үзләре даими яши торган илнең  дини идарәсе яки гомумтанылган ислам үзәге, яисә оешмасы исеменнән бирелгән рәсми хатка  ия булырга тиеш.

      Катнашучыларның Коръән уку осталыгын берләшкән Гарәп Әмирлекләре   дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе Шәйх Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рәви рәислегендәге халыкара хөкемдарлар коллегиясе бәяләячәк. Шулай ук жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечня Республикасы башлыгы киңәшчесе, «А.Кадыйров исемендәге «Путь» телерадиокомпаниясе директоры Адәм Шаһидов, Төркиянең иң зур «Чамлыҗа» мәчете имам-хатыйбыИсхак Даныш, Халыкара фикһ ислам академиясенең Фәтвалар идарәсе җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Мостафа Шүәйд(Җиддә, Согуд Гарәбстаны), Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр бар.

   Конкурстан тыш, катнашучыларны мәдәни программа да көтә. Дин кардәшләребез Казан, Болгар музей-тыюлыгы буенча экскурсияләргә барачак һәм мөселман оешмаларында булачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча  ир-атлар арасыннан-3 һәм хатын-кызлар арасыннан -3 иң яхшы Коръән укучыны сайлап алачаклар. Җиңүчеләр татарстан Республикасы Президенты премиясе, призерлар заманча техника белән бүләкләнәчәк. Шулай ук Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясеннән махсус бүләк көтелә. Бүләкләү тантанасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара иктисадый саммиты кысаларында узачак.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Бәйгене уздыруда шулай ук Яшьләр дипломатиясе академиясе, «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә катнаша.

 Халыкара чара «Казан-Ислам хезмәттәшлеге»  оешмасының яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Белешмә:

ИХО илләренең яшьләр башкаласы – шәһәргә бер елга бирелә торган статус. Бу статус Ислам дөньясының алдынгы экспертларын һәм лидерларын җәлеп итеп, актуаль мәсьәләләр буенча киң масштаблы халыкара яшьләр чараларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Яшьләргә халыкара дәрәҗәдә үз потенциалларын тормышка ашырырга, шулай ук шәһәрне халыкара аренада танытуда ярдәм итә.

2021 елның ноябрендә Ислам Хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы идарәсе утырышында Казан шәһәренә «Яшьләр башкаласы - 2022» статусы бирү турында карар кабул ителгән иде. ИХО илләре Яшьләр башкаласы программасы кысаларында 10 халыкара яшьләр чарасы үткәрү планлаштырылды.

«Казан – ИХО Яшьләр башкаласы  2022» Халыкара программаның рәсми сайты - https://kazan.oicyouthcapital.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International