Татарстанда туризмны үстерү буенча тәкъдимнәр эшләнеләчәк

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Казанда Яшьләр туристик форумы ачылды. Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

Форумда Татарстан районнарыннан һәм Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 200дән артык кеше катнашты.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, бүгенге форумның темасы бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендә яшьләр арасында бик кирәкле. Мондый нәтиҗәләр гариза кампаниясе нәтиҗәләре буенча (конкурс бер урынга 4 кеше тәшкил итте), шулай ук быел «Яшьләр вакыты» автобус туры нәтиҗәләре буенча ясалды, анда инициативаларның яртысыннан артыгы туризм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иде.

 «Без патриотик тәрбия турында сөйләшсәк, яшьләр туризмын үстерү- яхшы формула. Яшьләр кызыклы проектлар тәкъдим иткәндә алар үзләре дә катнашырга һәм туган шәһәрен яки авылын популярлаштырырга әзер. Мин, бу дүрт көн эчендә, каралачак кейслар кысаларында, без яңа креатив идеяләр алырбыз һәм кызыклы практикалар ишетербез дип көтәм.  Бу-баш мие штурмы яки хәтта туристик хакатон, анда Татарстан егет — кызлары продуктларны безнең республикада сынап карый алачак, ә башка төбәкләрдән килгән катнашучылар исә өйләренә кайтканнан соң файдаланып карый алачаклар», - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Форум форматлар синтезында узачак: гамәли эш мастер-класслар һәм лекцияләр белән тыгыз үрелеп барачак. Бу хакта Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге генераль директоры Дилбәр Садыкова сөйләде. Катнашучыларны дүрт юнәлешкә бүлделәр, аларның һәркайсын тематик кейслар хәл итәчәк. Шулай итеп, «Тревел-блогинг» катнашучылары Мамадыш һәм Байлар Сабасына юл тотачак, анда территорияләрне контент булдыру аша үстерү үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр. Вакыйга һәм иммерсив форматларны эшләү өчен катнашучылар Балык Бистәсе һәм Спас районнарына юл тотачак.

«Яшьләрнең туризм өлкәсендә үз идеяләрен тормышка ашыру буенча сораулар бар һәм без бу мәйданчыкны бөтен Россиядән килгән балалар өчен бирәбез. Безнең бөтен илдән партнерлар белән хезмәттәшлек итүебез дә мөһим, димәк, форум-үз туристик мөмкинлекләребезне алга этәрү буенча регионнар өчен мәйданчык», - дип билгеләп үтте Дилбәр Садыкова.

«Яшьләр - ул һәрвакыт креатив, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. - Шуңа күрә без сездән яңа идеяләр көтәбез. Без Татарстанда иң яхшы турпродуктлар булуын телибез». Аның сүзләренә караганда, республикада туристик продуктның киң спектры тәкъдим ителгән, барлык юнәлешләр дә бертигез үсеш ала - экскурсияләр дә, гастро-туризм һәм спорт, этник маршрутлар да. «Бездә «Мең дә бер ләззәт» туристик бренды бар - кешеләр төрле илләрдән килә, аларга барысы да ошый. Безнең бурыч-туристларның безгә Татарстанга кайтасы килүен уяту», - дип ассызыклады спикер.

Эш нәтиҗәләре буенча һәр юнәлештә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

 Чараның оештыручылары - Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Республикасының туризм үсеше үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International