«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә «Версия» триосының соло концерты узачак

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә 20 октябрьдә беренче тапкыр авторлык соло концерты узачак. «Версия» триосының музыкаль кичәсе Алафуз театры диварларында камера коллективларының иҗат концертлары тасмасын башлап җибәрәчәк.

«Бу концерт белән безгә иҗат тормышына юллама бүләк иткән «Созвездие-Йолдызлык» масштаблы фестиваль хәрәкәтенә ихтирам белдерәсебез килә», – дип сөйләде триода катнашучы Алена Әхмәтова.

Сәгать ярымлык музыкаль кичә тыңлаучыларга эстрада музыкасының иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итәчәк. Җырлар гаилә кыйммәтләренә багышланачак һәм кунакларга чын мәхәббәтнең көче, ана булу кыйммәтләре турында искә төшерәчәкләр, шулай ук иҗади тормышның катлаулылыгы һәм гүзәллеге турында сөйләячәкләр. Коллектив номерларын «Дорога из города» бию театры студиясендә катнашучыларның хореографиясе бизәячәк, ә музыканы Арт-резиденциянең иҗади коллективы тулыландыра.

«Версия» триосы – профессиональ вокаль коллектив, анда Россия һәм Европа халыкара конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреатлар, «Созвездие-Йолдызлык»телевизион конкурсы Гран-при ияләре катнаша. Алена Әхмәтова, Александра Бушуева, Марина Кокина республиканың төрле мәйданчыкларында чыгыш ясыйлар һәм инде 15 ел тамашачыны үзләренең вокал сәләтләре белән шаккатыралар, җырлар аша тыңлаучыларга патриотизм, бу сүзнең иң киң мәгънәсендә мәхәббәт хисләрен сеңдерәләр.

Концерт 2021 елның 20 октябрендә ,18.30 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International