Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул-элек беренче урынбасары вазифасын башкарган Тимур Сөләйманов. 2018 елдан башлап республиканың Яшьләр министрлыгын җитәкләгән Дамир Фәттахов Росмолодежь җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, министр вазифасында эшләгән вакытта Дамир Фәттахов үзен югары профессиональ җитәкче буларак күрсәтте, хезмәткәрләре, шулай ук республика Хөкүмәте һәм федераль үзәктән килгән хезмәттәшләре арасында абруй казанды. «Уңышлы эш индикаторларының берсе - Россиядә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә беренче урын»,-диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Дамир Фәттаховка алмашка Яшьләр даирәсендә танылган, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барлык баскычларын узган кеше килә. «Эштә талантлы яшьләрнең потенциалын ачуга, аның социаль һәм һөнәри үсеше мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Шулай ук яшьләр арасында тискәре күренешләрне булдырмау һәм кисәтү мөһим. Тимур Сөләйманов куелган бурычларны хәл итүдә эшне лаеклы дәвам итәр дип ышанам. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк», - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International