Дебаттл: Татарстан яшьләре социаль лифтлар мәсьәләсе буенча дискуссия үткәрде

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының яңа проекты - «Дебаттл» старт алды. Беренче чараның темасы «Яшьләрдә социаль лифтлар бармы?». Эксперт булып ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.

«Яшьләрне тыңлау бик мөһим.Татарстан Республикасында күп нәрсә эшләнгәнен күрәбез, ә бу яшьләр тарафыннан ничек кабул ителә соң? Мондый чараларда фикерләр палитрасын тыңларга мөмкин. Шунысы куанычлы, күп кенә мәктәп укучылары үз һөнәрләренә, мөмкинлекләрен өйрәнүгә җаваплы карыйлар», – дип билгеләп үтте Александр Терентьев.

Традицион форматтагы дебатлар өч турдан торды: беренчесендә яшьләр үз позицияләрен аңлаттылар, икенчесендә – сораулар бирделәр, өченчесендә – нәтиҗәләр ясадылар. Ике команда – «риза» һәм «каршы» командалары көрәште, аларның һәркайсы Татарстан Яшьләр парламенты әгъзаларыннан һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләрдән торды. Параллель рәвештә оешманың рәсми аккаунтында турыдан-туры эфир барды. Чара «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә узды.

«Риза» позициясе өчен чыгыш ясаганда, катнашучылар бөтенроссия һәм республика конкурслары, грант ярдәме, олимпиадалар кебек социаль лифтлар турында фикер алыштылар.

«Каршы» позициясен «туганлык ярдәме»ннән башка яңа дәрәҗәгә чыга алмау белән аңлаттылар.  

Нәтиҗәләр буенча иң яхшы дүрт катнашучы сайлап алынды: Зәринә Латыйпова, Анаит Аракелян, Максим Мөхәммәтҗанов һәм Александр Кочанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International