COMBONATION X3 FINALS: Казанда халыкара турнирга йомгак ясадылар

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

УРАМ экстрим-паркында брейк-данс һәм граффити буенча XIII халыкара «COMBONATION X3» турнирына нәтиҗәләр ясалды. Финал барышында breaking юнәлеше буенча 9 номинация буенча 15 иң яхшы биючене билгеләделәр.

Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

«Биредә дәртләнгән, илһамланган кешеләрнең концентрациясе ни дәрәҗәдә. Татарстанда урам мәдәнияте яңа дәрәҗәгә чыга. Өч көн брейкинг, граффити, илнең төрле төбәкләреннән килгән балалар өчен мастер-класслар. Ә өч ел элек кенә без балалар белән әлеге фестивальне оештыру турында килештек, бу вакыт эчендә без УРАМ паркын төзедек һәм инде бүген халыкара турнир уздырабыз», – дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation» халыкара турниры 27-29 август көннәрендә узды. Аның кысаларында катнашучылар ачык мастер-классларда булдылар, тәҗрибә уртаклаштылар, чемпион исеме өчен ярыштылар һәм шәһәрнең мәдәни мохитен баеттылар. Брейкинг-номинацияләр буенча квалификацияләрдә Россиянең 20дән артык төбәгеннән кунаклар, шулай ук Украина һәм Беларусь кунаклары катнашты.

Турнир программасында брейкинг, граффити-батллар, бию мастер-класслары, профессиональ артистлар белән очрашулар һ. б. узды.

Исегезгә төшерәбез, турнир Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International