«Мөмкинлекләр мәйданчыгы»: «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI Республикакүләм фестивале старт алды

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген  XXVI Республикакүләм «Алтын каләм – Золотое перо» фестиваленең ачылу тантанасы үтте.  Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Лия Заһидуллина катнашты.

 Фестивальгә нигез салучыларның берсе Римма Ратникова катнашучылар өчен үзенең фикерләре белән уртаклашты:

-Без бу фестивальне бик яратабыз, мин сезне – катнашучыларны бик яратам.

«Алтын каләм- Золотое перо»- тормышымның мөһим өлеше. Нәкъ менә ул талантлы яшь журналистларга юнәлеш бирә. Ул сезгә дә үз эшенең тәҗрибәле осталары белән аралашу һәм очрашулар шатлыгы китерсен, – диде ул, катнашучыларны сәламләп.

Сәламләү сүзе белән Тимур Сөләйманов чыгыш ясады. Ул, фестивальне мөмкинлекләр өчен мәйданчык һәм тәҗрибәләр уртаклашу  дип билгеләде. ​

– Безнең шундый шигарь бар: яшьләр өчен яшьләрнең үзләреннән башка берни дә юк. Без башкарган эшләребезнең барысын да яшьләр белән эшләргә тырышабыз. Фестиваль шуның ачык мисалы булып тора. Фестивальдә катнашкан кешеләр масштаблы вакыйганың бер өлеше генә түгел, күп кенә иҗади балаларны берләштерә торган зур берләшмәнең бер өлеше дә булдылар. Безнең төп бурыч – сезгә журналистиканың нәрсә икәнен аңлау мөмкинлеге бирү, - диде министрның беренче урынбасары.

Фестиваль «Бәллүр каләм – Хрустальное перо»журналистика премиясе алдыннан уза, дип ассызыклады Илдар Миргалимов. – Журналистика ул – үтелгән һөнәре түгел, ул бүгенге һәм киләчәк һөнәре. Биш көн дәвамында мин сезнең  инануыгызны һәм аңлавыгызны телим, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, биш көн буена катнашучыларны тыгыз программа көтә. Фестивальдә эш һәм уку ике дәүләт телендә бара. Катнашучылар: 10 яшьтән 20 яшькә кадәрле 170 яшь журналист.

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны рәсми төркемдә һәм Instagram аккаунтында алырга мөмкин.

 

 

.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International