Тимур Сөләйманов: «Алтын каләм – Золотое перо» – яшь журналистлар өчен зур мөмкинлек

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм-Золотое перо» XXVI республика фестивале стартына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең башкарма директоры Алинә Сысоева һәм 2017 елгы Гран-при иясе Чулпан Гарифуллина катнашты.

Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, бу бик кирәкле һәм мөһим фестиваль.Беренчедән, ул журналистикага кызыксыну уята, икенчедән, яшь журналистлар өчен зур мөмкинлек булып тора.

Алинә Сысоева хәбәр иткәнчә, биш көн дәвамында 34 районнан 170 катнашучы бай программа һәм чын редакцияләр режимында эш көтә. Спикер сүзләренә караганда, нәкъ менә биредә балалар бәяләп бетергесез тәҗрибә алачак. Фестивальдә эшләү һәм укыту ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә бара. «2021 елда Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без моңа өстәмә басым ясыйбыз», - дип өстәде спикер. - «Алтын каләм – Золотое перо»бер үк вакытта берничә юнәлештә һәм төрле телләрдә эшли белүче конвергент журналистлар әзерли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәр дәвамында балалар белән тәҗрибәле остазлар һәм спикерлар эшләячәк».

Быелгы яңалыкларның берсе-подкастинг юнәлеше булуы. Катнашучылар шулай ук фестивальнең SMM һәм видеоблогинг кебек заманча юнәлешләрендә ярышачаклар. Фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар катнашачак. Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел катнашучылар арасында телевидение һәм видеоблогинг юнәлешләре аеруча популяр.

2017 елгы Гран-при иясе, хәзер «Ватаным Татарстан» республика газетасы хәбәрчесе Чулпан Гарифуллина фестивальнең тормышка юллама булуын билгеләп үтте. «Нәкъ менә фестиваль аркасында журналистиканың минем юлым булуын аңладым, һәм мин хәзерге катнашучыларга ак көнләшү белән карыйм», - диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXVI республика фестивале 2021 елның 23-27 июлендә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International