Рөстәм Миңниханов: «Cәләт» татар телен һәм милли традицияләрне саклауга зур өлеш кертә

2021 елның 16 июле, җомга

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының дүртенче сменасында - МЕДИА-БИЛӘР форумында булды. Президентны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов озатып йөрде.

«Сәләт» форумы татар телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклау эшендә мөһим урын алып тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бу миссия туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль. «Бу изге җирдә чираттагы очрашуыбызга бик шатмын. Күп еллар дәвамында «Сәләт» хәрәкәте меңләгән талантлы яшьләрне берләштерә. Без кечкенә генә палаткалы лагерьдан башладык, ә бүген ул бөтен кирәкле шартлар булган тулы кыйммәтле яшьләр шәһәрчеге», - диде Президент.

Биләрдә МЕДИА-форум 14 июльдән 18 июльгә кадәр уза. Ул социаль медиаресурслар белән эшләүнең актуаль инструментларына багышланган. Анда Татарстанның һәм Россиянең барлык районнарыннан: Башкортстаннан, Свердловск, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Саратов, Самара һәм Оренбургтан меңнән артык бала катнаша.

Фестиваль кысаларында «Дәртле Сәләт», «Сәләт җырлый» иҗади остаханәләре, «Татарча бот» белем бирү сессиясе, татар сөйләменең ясалма интеллекты моделен өйрәнүгә һәм мәгълүматлар базасын булдыруга, «Һөнәрләр» белем бирү лабораториясе һәм «Вертикаль шәһәр» мастер-классы эшли.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, «Сәләт» бүген республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән дистәләгән мең сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр өчен чын мөмкинлекләр мәйданы булып тора. «Сәләт» форумы-төрле өлкәләрдә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен платформа. «Сәләт» яшьләр хәрәкәтеннән җәмгыятьне сәламәтләндерүнең тулы бер технологиясенә әверелде. Лагерьлар, клублар, иҗади проектлар, үз медиа, мерч, һәм мәктәп –  республиканың иң көчле бренды», – дип билгеләп үтте министр. - Быел Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Сәләт ул - һәрвакыт тотрыклылык, телгә булган мәхәббәтне саклау һәм популярлаштыру.

Сферик чатырда хәзерге вакытта чит илдә: Австралия, Испания, Согуд Гарәбстаны, Канадада, Чехия һәм Кытайда яшәүче Сәләт активистлары белән онлайн-очрашу узды. Ватандашлар «Сәләт» турында хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Онлайн-очрашуда катнашучылар берләшмәнең киләчәк үсеше турында фикер алыштылар.

 


 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International