Дамир Фәттахов: «Хәзерге көндә яшь гаиләләр – министрлыгыбызның төп приоритетларының берсе»

2021 елның 11 июле, якшәмбе

Көн дәвамында Горкий-Әмәт урманы паркында 1500 гаилә «ЯРАТ» яшь гаиләләр фестивалендә катнашты.

Фестивальдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.Ул үз гаиләсе белән килгән иде.

Иртәнге 11.00 сәгатьтән паркта төрле юнәлешләргә багышланган мәйданчыклар эшләде: балалар һәм әниләр өчен ярминкә, лекторийлар, коляскалар парадына һәм «Минем гаиләм» фэмили-лук конкурсына әзерлек, беренче конкурс – нәниләр йөгерүе.

Көн дәвамында 2-12 яшьтәге балалар төрле мастер-классларда катнаша алдылар.

Балалар мәйданчыкларына параллель рәвештә ата-аналар берләшмәнең мәгълүмати эшчәнлеге концепциясен эшләделәр. «ТР яшь гаиләсе» бердәм мәгълүмат порталын булдыру планлаштырыла, аның базасында яшь ата-аналар өчен иң актуаль темаларга җаваплар тупланачак. Мәсәлән, торак, ташламалар һәм социаль гарантияләр, финанс грамоталылыгы. Шулай ук аның базасында яшь ата-аналар мәктәбе эшли башлаячак.

«Хәзер яшь гаиләләр - министрлыкның төп өстенлекләреннән берсе. Яшьләрнең яше 35 яшькә кадәр арткач, яшь гаиләләр дә шактый артты.30-35 яшькә күпчелек өйләнешә һәм балалар үстерә. Безнең өчен яшь гаиләләр белән элемтә урнаштыру, аларга Татарстанда булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга ярдәм итү бик мөһим. Мондый фестивальне үткәрү инициативасы яшь гаиләләр инициативасы белән оештырылган «ЯРАТ» иҗтимагый оешмасыннан килүенә мин бик шат. Алар тәкъдим иттеләр, без бик теләп хупладык һәм алга таба да ярдәм итеп торачакбыз», – дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Фестиваль кысаларында яшь гаиләләр республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү узды. Җиңүчеләр 7 номинациядә беренчелекне яулый алдылар:

«Халык гореф-гадәтләре республикасы – Тукай районыннан Антон һәм Анна Максимовлар, «Романтик илһам республикасы» – Казаннан Константин и Мария Фроловлар, «Иҗади эшләр республикасы» – Тукай районыннан Дамир һәм Алия Исламовлар, «Халыкара берләшү республикасы» – Әлкидән Максим һәм Альбина Муштаковлар, «Буыннар берлеге республикасы» – Арчадан Алмаз һәм Гөлгенә Локмановлар, «Профессиональ мәдәният республикасы» – Балтачтан Раил и Зөһрә Садыковлар, «Хезмәт энергиясе республикасы» – Казаннан Тимур и Рузанна Хөснияровлар.

Һәр гаилә  җиңүче дипломы һәм парнерлардан бүләкләр алачак.

 

 

 

«Яшь гаиләләр – бербөтен дәүләт үзәгендә булырга тиешле ведомствоара категория, әмма, иң мөһиме, дәүләт теләсә кайсы категория өчен күпме генә эшләмәсен, инициативаның вәкилләрнең үзләреннән торуы бик мөһим. Бүген биредә шулкадәр күп инициативалар, тәкъдимнәр, яшь гаиләләр үзләре турында белдергән мәйданчыклар бар. Шунысы куанычлы, барлык гаиләләр дә гаилә күпбалалы булырга тиеш дип белдерә: өч бала – мәҗбүри. Бу - тотрыклылыкны, ышаныч, иртәгәсе көнгә өмет һәм чыннан да бәхетле булырга омтылыш барлыгын күрсәтә», - дип нәтиҗә ясады Татьяна Ларионова.

Белешмә:

Фестивальне Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «МамаПати» командасы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Исегезгә төшерәбез, «Ярат» яшь гаиләләр берләшмәсе узган ел республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча булдырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International