Яшьләр тавышы: Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә яшьләр форумнары үтә

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак яшьләр форумында һәр яшь кешенең үз инициативасын белдерү мөмкинлеге булачак.  Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе узачак, шулай ук катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачак.

Иң яхшы инициативалар муниципаль учреждениеләрдән республика грантлар конкурсына гаризалар кабул ителәчәк.

Татарстанның яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен 50 миллион сум күләмендә грант ярдәме турында Яшьләр эшләре министры  Дамир Фәттахов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә үзенең чыгышы кысаларында хәбәр итте.

Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

«Безнең өчен яшьләрнең  актив тормышы зур шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен республика, барлык районнарда да кайнап торуы мөһим. Бу бик зур ресурс, әмма аны конкурста катнашып, бик  сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак», - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Яшьләр форумнарын үткәрү графигы белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International