«Космик диктант», «Гагарин миле»: Татарстан яшьләре Космонавтика көненә багышланган чараларда катнашачак

2021 елның 9 апреле, җомга

1961 елның 12 апрелендә очучы-космонавт Юрий Гагаринның «Восток-1» космик корабленда легендар очышы  булды: 108 минут очыш  ил һәм дөнья тарихын үзгәртте. Безнең ил Җир тирәли орбита бортында кеше булган беренче космик корабль-спутник чыгарган беренче ил булды. Бу очыш кешелек тарафыннан элек билгесез һәм үзенең масштабы белән шаккаттыручы космик киңлекләрне үзләштерүнең яңа чорын ачты.

Космонавтика көнен һәм Ю. А. Гагаринның  космоска очуына  60 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан, татарстанлыларның тематик онлайн-чараларда катнашу мөмкинлеге бар: йолдызлы күк фонында, космонавтика обьектларында фотографияләр бастырудан космонавтларны видеосәламләү дән Беренче Бөтенроссия космик диктантына кадәр.Катнашучыларга белемнең төрле өлкәләрен үз эченә алган 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк: илебез космонавтикасы легендаларының биографиясе, орбитада тормыш һәм эшләү, планеталарны тикшерү  һ.б. Чараларда яшьләр үзәкләре, яшьләр (яшүсмерләр) клублары, яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм Татарстанның уку йортлары катнашачак.

Онлайн-чаралар 10 апрельдә «Сәлам, Россия!» (vk.com/hellomyrussia) «ВКонтакте» социаль челтәрендә, шулай ук «Большая Перемена» Бөтенроссия конкурсының рәсми берләшмәсендә (vk.com/bpcontest 1)узачак. Хештегы : ПОЭХАЛИ # Космонавтики # Мечтыокосмосе#ГАГАРИН60 #ПервыйВ Космосе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International