Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башланды

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан районнарында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары башланды. Быел ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

Фестивальнең зона этаплары гадәттәгечә республиканың көньяк-көнчыгышыннан башлана. 26-28 февральдә «Созвездие-Йолдызлык» финалына чыгу хокукы өчен көрәш Баулыда, М. Җәлил исемендәге  мәдәният йорты мәйданчыгында узачак.. Бирегә республиканың Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарыннан иҗади яшьләр киләчәк. Конкурсның зона этабында Баулыда 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә.

Быел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына дөнья чемпионы, бал биюләре буенча өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов кебек исемнәр өстәлә.

Жюри әгъзалары конкурсантларга бәя биреп кенә калмыйча, катнашучылар өчен мастер-класслар да бирәләр һәм фестивальнең түгәрәк өстәлләрендә катнашалар.

Конкурсантлар «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җыр өчен иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип»номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәкләр.

Барлык чаралар да санитар нормаларга туры китереп, тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Фестивальнең зона этаплары шулай ук: 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта; 9-10 мартта – Яр Чаллыда; 13-14 мартта – Чирмешәндә; 16-18 мартта-Биектау районының Шәпше авылында; 20-21 мартта-Балык Бистәсендә; 24-25 мартта-Апаста; 27-28 мартта Яшел Үзәндә узачак.

Сайлап алу турлары үткәрелә торган традицион географик зоналарга быел Баулы, Балык Бистәсе һәм Апас өстәләчәк, дип хәбәр иттеләр фестиваль хәрәкәтен оештыру комитетында.

25 февральдә республиканың Алексеевск районында сәхнә осталары белән иҗади очрашу узды. Катнашучылар алдында Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, «Дорога из города» бию театрының сәнгать җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, И.Кабзон театр сәнгате институтының вокал буенча өлкән укытучысы, Халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко һәм РИТИ (ГИТИС) чыгарылыш сыйныф укучысы, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален алып баручы Марина Ясельская чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналын КФУ Уникс КСКда 17-21 апрельдә уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак. Фестивальнең Гран-при иясе исеме аталачак. Йомгаклау гала-концерты 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International