«Яшьләргә эш»: Казанда студентлар отрядларының Республика яшьләр форумы узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Россия студентлар отряды көнен билгеләп үтү көне уңаеннан, 17 февраль көнне Казанда студентлар отрядының Республика яшьләр форумы узды. Форум яшьләрне эш белән тәэмин итү өлкәсендә яңа механизмнар булдыруга һәм аларны актуальләштерүгә юнәлгән иде.

Форум эшчәнлегендә онлайн һәм офлайн форматта 2 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында: эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында яшьләрне эшкә урнаштыру буенча проектларның иҗтимагый координаторлары, студентлар яшьләренең эш белән тәэмин итү буенча югары уку йортлары вәкилләре.

Форумда Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та булды. Министр студентлар отряды ветераннары һәм көрәшчеләрен бәйрәм белән котлап китте: «Студентлар отряды яшь буында хезмәткә кызыксыну уяталар, студентлар акча эшләү, үзләрен оештыручы буларак күрсәтү һәм лидерлык потенциалын үстерү өчен мөмкинлек алалар.Беренче чиратта, студентлар отрядында практика һәм күнекмәләр үзләштерелә. Шуңа бәйле, эш бирүче өчен әлеге яшь кеше инде яңа килгән, әле күп нәрсәләргә өйрәнүгә мохтаҗ кеше булмас. Бу аларның көндәшлектә төп өстенлеге булып тора», -  дип ассызыклады министр.

Дамир Фәттахов әйтүе буенча, яшьләргә эш бирү – республикабызның үсешендә төп нигезләрнең берсе: «Предприятиеләр яшьләрне вакытлы эшкә алырга әзер тора.Кече һәм урта бизнес та, эре предприятиеләр дә. Шул ук вакытта эш бирүчегә кайбер регламентлар аркасында яшүсмерне эшкә урнаштыру җиңел түгел. Без тиешле ведомстволардан килгән коллегалар белән бу процессны гадиләштерергә, кайбер оештыру мәсьәләләрен үз өстебезгә алырга омтылачакбыз».

Үз чыгышында министр «Яшьләргә эш» rabota.tatar порталы эшчәнлеген билгеләп үтте. Әлеге система студентларны ел буена эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә.«Портал бер елдан азрак сынау режимында эшләде. Без аның уңай һәм тискәре якларын күрдек. Башка ведомстволардан һәм студентлар отрядларыннан килгән коллегалар бүген безнең эшне яңа системалы дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк карарлар тәкъдим иттеләр», - дип нәтиҗә ясады ул.

Форум кысаларында карьераны үстерү буенча консультацияләр, партнерлардан профиль зоналары, «Яшьләргә эш» мәгълүмати порталын тәкъдим итү һәм, шулай ук,  чара партнерлары тәкъдим иткән тематик зоналардан торучы вакансияләр маркеты оештырылды.

Аннан кала, министрлык һәм Татарстан Республикасы ведомстволары вәкилләре, шулай ук алдынгы эш бирүчеләр катнашындагы «Татарстан Республикасы яшьләрен һәм яшүсмерләрен эшкә урнаштыру перспективалары» дип аталган дискуссион мәйданчык үтте.

Форумның нәтиҗәсе буларак, «Елның студент хезмәт отряды – 2020» республика конкурсының бүләкләү тантанасы үтте. «Гран-при – 2020 елның иң яхшы студентлар хезмәт отряды» номинациясендә (100 000 сум) Казан дәүләт энергетика университетының «Тесла»студентлар отрядлары штабы җиңүче дип билгеләнде.

Казан федераль университетының Алабуга институты студентлар отрядлары штабының «Астероид» проводникларының студентлар отряды комиссарлык эшчәнлеге буенча елның иң яхшы хезмәт отряды дип табылды. «Югары белем бирү оешмасының иң яхшы штабы» номинациясе Казан дәүләт медицина университетының «Эскулап» студентлар отрядлары штабына, ә «Урта һөнәри белем бирү оешмасының иң яхшы штабы» — Халыкара сервис көллиятенең студентлар отрядлары штабына бирелде. «ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы студентлар хезмәт отрядлары штабы» номинациясендә — Зәй шәһәренең Студентлар отрядлары штабы җиңде.«2020 елның иң яхшы яшүсмерләр хезмәт отряды» номинациясендә Түбән Кама студентлар хезмәт отрядларының «Енот» отряды җиңде.

«Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар отрядлары медиа-үзәге» номинациясе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының студентлар отрядлары штабының «IGNIS» студентлар педагогик отрядына бирелде. Шулай ук иң яхшы командирлар, комиссарлар, студентлар хезмәт отрядларын үстерү буенча белгечләр, мастерлар һәм методистлар исемнәре аталды. 2020 елның иң яхшы студентлар хезмәт отряды командиры номинациясендә җиңүчеләр арасында- Азалия Әхмәтшина, «9 жизней» студентлар медицина отряды командиры; 2020 елда студентлар хезмәт отрядының иң яхшы комиссары - Карина Мостафина, «IGNIS» студентлар педагогик отряды комиссары; 2020 елда студентлар хезмәт отрядының/штабының иң яхшы мастер-методисты - Алсу Әхмәтшина, «Фортуна» проводникларының студентлар отряды мастер-методисты;2020 елда Студентлар отрядлары штабының иң яхшы командиры -Айзилә Галимова, Казан дәүләт медицина университетының «Эскулап» студентлар отрядлары штабы командиры; 2020 елгы Студентлар отрядлары штабының иң яхшы комиссарлары-Инга Әскәрова, Казан дәүләт энергетика университетының «Тесла» студентлар отрядлары штабы комиссары һәм Дарья Исламгулова, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының студентлар отрядлары штабы комиссары булды; 2020 елда студентлар хезмәт отрядларын үстерү буенча иң яхшы белгеч» (Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм мәгариф оешмалары бүлекләре һәм идарәләре өчен) – Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетының мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлегенең баш белгече Екатерина Батманова.

«Яшьләргә эш» эш белән тәэмин итүне оештыруда иң яхшы практика конкурсы җиңүчеләре:

- «Һөнәри белем бирү оешмалары арасында студентларны эш белән тәэмин итүне оештыруның иң яхшы практикасы» номинациясе-Чистай күппрофильле көллияте;

- «Югары белем бирү мәгариф оешмалары арасында студентларны эш белән тәэмин итүне оештыруның иң яхшы практикасы» номинациясе - Казан (Идел буе) федераль университеты;

- «Башлангыч һәм урта һөнәри, шулай ук югары белем бирү оешмалары арасында чыгарылыш сыйныф укучыларын эш белән тәэмин итүне оештыруның иң яхшы практикасы» номинациясе - Казан энергетика көллияте һәм Түбән Кама күппрофильле көллияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International