Бөтен Татарстаннан балалар төп Республика Яңа ел тамашасына җыелды

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген, 25 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда традицион республикакүләм Яңа ел чыршысы узды. Аны 8 меңнән артык бала тамаша кылды. Алар-активистлар һәм олимпиада җиңүчеләре,  спорт ярышларында һәм  иҗади конкурсларда җиңүчеләр.   Шулай ук авыр тормыш шартларында яшәүче  балалар да чакырылды.

     Быел тамаша өч этапта: 12.00, 15.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә узды. Бу санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп, зал яртылаш тулган, ә барлык тамашачылар да шәхси саклану чараларын - битлекләрне кулланырга тиеш иде.

Яңа ел әкиятенең сюжеты агымдагы вәзгыятькә - COVID-19 белән бәйле иде: тарих Кыш бабайның 65+ яше белән бәйле рәвештә, эпидемиологик чикләүләр вакытында ирекле хәрәкәт итү өчен җитди чикләүләргә дучар ителүе белән башланып китә.

«Сезнең барлык казанышларыгыз Татарстанны данлый. Сез-безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз. Беркайчан да тукталып калмагыз, һәрвакыт  алга гына барыгыз. Үз көчегезгә һәм республикабызга ышаныгыз », - дип үз теләкләрен җиткерде Татарстан Президенты.

Чараның хедлайнеры-Dabro төркеме иде. Республиканың төп чыршысы тамашасында  шулай ук  , «Ты - супер!» шоу йолдызы, Минзәлә егете  Данила Новиков, “Ак Барс” капитаны Данис Зарипов, шоуменнар Тимур Родригез, Александр Ревва һәм пешекче Константин Ивлевлар катнашты.

   Исегезгә төшерәбез, республикакүләм  Яңа ел чыршысы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 2000 елдан бирле үткәрелә.

Республикакүләм яңа ел чыршысы бәйрәме  кысаларында Президент балалар белән дә очрашты.  Алар арасында балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле ярышлар һәм олимпиадалар призерлары, «Абилимпикс» инвалидлар өчен һөнәри осталык буенча Милли чемпионат җиңүчеләре, шулай ук «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты җиңүчеләре, «Яңа Гасыр» телеканалының “Шаян ТВ” тапшыруы вәкилләре бар иде.

   Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында балаларның нәрсәләр белән кызыксынулары, аларның укудагы уңышлары, хыяллары һәм алдагы елга планнары белән кызыксынды. Балаларга бигрәк тә президентның үз  балачагы, андагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләве ошады. Сүзен йомгаклап, президент балаларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

     Исегезгә төшерәбез, традиция буенча, тантаналы чара башланганчы, балалар Яшьләр эшләре министрлыгында җыелды. Аларны Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов котлады.

"Сез олимпиадаларда җиңүчеләр, иң яхшы спортчылар, сез сәнгать өлкәсендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр. Сезнең арада шулай ук,  чын батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, кеше тормышын саклап калучылар да бар. . Бу  республикабызның  лаеклы һәм өметле  киләчәге булуын раслый. Мин сезнең уңышларыгыз белән горурланам. Сез киләчәктә дә иң яхшыга, иң яктыга омтылырсыз, туган җиребезнең чәчәк атуы өчен үзегездән зур өлеш кертерсез дип ышанам. Шул чакта барысы да уңышлы булачак”, - диде Татарстан Яшьләр эшләре министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International