Бөтендөнья волонтерларын берләштергән #БЕЗБЕРГӘ онлайн-марафоны старт алды

2020 елның 4 декабре, җомга

    Бүген, 4 нче декабрьда,  #Безбергә онлайн-марафонына старт бирелде. Марафонда  катнашучыларга  төрле  илләрдән мөхтәрәм кунаклар туры эфир аша мөрәҗәгать иттеләр. Бу вакыйга 5нче декабрьда билгеләнеп үтүче милли һәм халыкара волонтерлар көненә багышланган.  Марафонның төп темасы: “Глобаль чакырулар чорында үзара ярдәмләшү һәм партнерлык”.

   Марафонга 100 илдән 1000нән артыр волонтер кушылды.  Аларның һәрберсе бу чарага катнашучыларга туган телләрендә видеомөрәҗәгатьләрен тәкъдим иттеләр.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко мөрәҗәгать итте: “Быел без күзгә-күз карап очраша алмыйбыз, ләкин бер-беребезнең йөрәк җылысын тоеп торабыз. Барлык волонтерларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.Аларның күбесе бүген кызыл зоналарда эшлиләр. Мохтаҗларга азык-төлек, дарулар илтәләр. Күпбалалы гаиләләрне азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итүне оештыралар. Хастаханәләрдә табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итәләр. Бу елда “Без бергә” акциясендә катнашучылар 4,5 миллионнан артык  кешегә ярдәм иттеләр.”

Шулай ук сәламләү сүзләре белән “Без киләчәкне үзгәртәбез”(Бөекбритания) акциясенә нигез салучы Джеймс Санкто чыкты. Ул әгәр тормышка битараф булмаганнар барысы бергә берләшсәләр, дөньяны үзгәртә алалар дигән фикер әйтте.

    Трансляция 5dec.dobro.ru сайтында 30 сәгать барачак. Бу арада катнашучылар телекүперләр һәм турыдан-туры тоташтырулар аша төрле мастер-классларга, дискуссияләргә, төрле интерактив һәм мавыктыргыч вакыйгаларга кушыла алалар. Шулай ук мотивацион чыгышлар тыңлый алалар.

Марафонда катнашучылар өчен “Бәхет бар ул” сериалы да тәкъдим ителәчәк. Шулай ук балалар һәм авыру өлкән яшьтәгеләрнең хыялларын тормышка ашыручы “Минем белән бергә хыяллан” проекты кысаларында “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашу мөмкинлеге дә бар. Марафон кысаларында тугызынчы Россиякүләм   “Доброволец России” бәйгесенең 2020нче ел җиңүчеләрен котлау тантанасы була.

Эпидемиологик хәлне һәм бу чараның үзгәртелгән форматта үтүен искә алып, уңышлы партнерлык тарихлары тәкъдим ителә. Бу эшкә волонтерлар, коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт структуралары, журналистлар җәлеп ителә.

Җырчы һәм блогер Клава Кока марафон тамашачылары өчен “Зур тәнәфес” бәйгесе һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Игелекле дәресләр” волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең Бөтенроссия акциясе кысаларында лекция уздырачак. «Көмеш» волонтерлык: тарихка 10 ел» дигән дискуссия узачак, анда катнашучылар беренче унъеллыкның нәтиҗәләре буенча фикер алышачак һәм Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә дәүләт хакимияте органнарының хәрәкәткә ярдәм итүгә кертелүе хакында фикер алышачак.

    Катнашучылар шулай ук “Университетларның өченче миссиясе”, “Партнерлык һәм үзара ярдәм”, дискуссияләрендә, "Без бергә: киләчәк” һәм башка фикер алышуларда катнаша алалар.

    Онлайн-марафон кысаларында 2022 елгы Бөтендөнья кышкы махсус Олимпиаданың (Казан) волонтерлык программасына старт биреләчәк, шулай ук чит ил кунаклары катнашында «Дөньяны буйсындырган Россиялеләр” Берләшкән Милләтләр оешмасы волонтерлары белән мотивацион очрашу узачак.

“We are together” халыкара премия презентациясе уза. Ул Гражданлык җәмгыяте үсешенә ярдәм итүче һәм россиялеләрдә ышаныч уятучы иң уңышлы социаль практикаларны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. Марафон “Без бергә”тантаналы котлау концерты белән тәмамланачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International