Түбән Каманың «Кама Артекы» лагере «Губернатор лагере» Бөтенроссия проектына керде

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган «Кама Артекы» лагерендә булды.

«Җәй – балаларга» лагерьларын яңарту буенча Президент программасы ярдәмендә лагерьда инфраструктураны яңарту эшләре алып барылды. Моннан тыш, «Камский Артек» «Губернатор лагере» проектына керде, шуның аркасында биредә сертификацияләнгән «Артека» белем бирү сменалары үткәреләчәк. Бу балалар ялының сыйфатын сизелерлек арттырырга, төрле балалар өчен файдалы профильле сменалар белән баетырга, аларның мәнфәгатьләрен, талантларын һәм омтылышларын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Әлегә мондый "губернатор лагерьлары" Россиянең 6 төбәгендә генә бар.

Онлайн-режимда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм «Артек «Халыкара балалар үзәге» Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Реаль вакыт режимында Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов балалар ялын оештыручылар белән виртуаль аралашты һәм җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International