Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында республиканың барлык муниципаль районнарының яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре өчен озак сроклы тренинг-курска старт бирелде.
Укыту Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Корпоратив университетының онлайн-платформасында дистанцион форматта узачак. Әмма эпидимологик хәлне яхшыртканда, курста катнашучылар белән күзгә-күз семинарлар-очрашулар үткәрү күздә тотыла.
Уку барышында катнашучылар һөнәри өлкәдә компетенцияне арттырып кына калмыйча, урыннарда яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклаша алачаклар.
Программаның беренче көнендә 49 катнашучы белән онлайн-режимда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов очрашты.