Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Миллениум» күпере янында «Урам»Яшьләр үзәгенең экстрим-паркы төзелеш мәйданчыгында булды. Башкарылган эшләрнең барышы һәм паркның ничек күренәчәге турында Рөстәм Миңнехановка ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләделәр.
1,9 га мәйданлы төзелештә 111 кеше эшли. Экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, алдынгы һәм яңа эшкә керешүчеләр өчен ике памп-трек, парк павильоны, парк, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар. Узган атнада мәйданчыкны ВМХ-фристайл буенча Россия җыелма командасы лидерларының берсе, казанлы Ирек Ризаев бәяләде һәм «мондый темплар белән Казан Россиядә экшен-спорт башкаласы булачак», дип белдерде.