Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча иҗтимагый дискуссия узды. Яшьләр белән сөйләшүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, аның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Яшьләр үзләре яшьләр парламенты һәм республиканың Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, шулай ук эре яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары тарафыннан тәкъдим ителгән иде.