Дамир Фаттахов: «Мин үзем дә Татарстанның яшьләр сәясәте эшендә тыгыз катнашып үскән кеше»

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген, 28 ноябрьдә, «Илнең яшьләр командасы» Бөтенроссия яшьләр үзидарә органнары форумы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры белән форумда катнашучылар арасында диалог узды. Яшьләрне профессия сайлау һәм социаль лифтлар булдыру мәсьәләсе кызыксындырды.

Очрашу башында Дамир Фаттахов катнашучылар белән үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм аның КВН командасы директорыннан ничек министр дәрәҗәсенә менүен сөйләде.

Формаль булмаган очрашуны залдан сораулар дәвам итте. Шулай итеп, министрдан конкрет кешеләр мисалында әлеге теманы тагын да тирәнәйтебрәк сөйләвен сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International