Тимур Сөләйманов ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар Балык Бистәсе районында Балигъ булмаганнар һәм җәмәгать тәрбиячеләре эшләре буенча комиссия эше мәсьәләләре, шулай ук 2020 елга закон проектлары белән эшләү планы турында фикер алыштылар.

Комитет утырышында җирле үзидарә органнарына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү һәм Балык Бистәсе районында Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында республика законнарын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алыштылар. Тулаем алганда, районда балигъ булмаганнар белән эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган, әмма кайбер җитешсезлекләр дә бар, дип саный комитет әгъзалары.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International