Бүген Татарстан Республикасы башкаласында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе башланды.
Семинар-киңәшмәне ачу тантанасында Россия Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашты.
Якындагы берничә көндә семинар-киңәшмәдә катнашучылар тәҗрибә уртаклаша, яшьләр эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча елга йомгак ясау, эш планнарын формалаштыру һәм тикшерү көтелә.