Казанның Сугыш ветераннары госпиталенә 2 миллион 684 300 сумлык медицина җиһазлары тапшырылды. Җиһазлар «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучылар акчасына сатып алынды.
Әлеге акция 2016 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 220 миллион сумнан артык акча җыелган, акция нәтиҗәләре буенча бөтен ил буенча 7 меңгә якын ветеран ярдәм алган.