Волонтерлар ярдәменнән файдалану өчен өлкән кешеләр 8800-200-34-11 номеры буенча шалтырата алалар

2020 елның 29 марты, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Гомумроссия халык фронты штабында булды, анда аңа Татарстан волонтерларының карантин шартларында өлкән яшьтәге кешеләргә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. «БезБергә» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында республикада 3 276 волонтердан торган команда формалаштырылды. Алар өчен халык белән аралашу кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде. Кайнар линия телефонына (8800-200-34-11) азык-төлек һәм дарулар, йорт хайваннары өчен азык алуга гаризалар килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International