Бүген, 6 декабрьдә «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә «Безнең заман геройлары»IV Республика премиясе узды. Бүләкләрне көндәлек тормышта батырлык кылган кешеләр алды. Быел премия кысаларында беренче тапкыр кечкенә геройлар форумы узды, анда 19 бала, шул исәптән 14 татарстанлы, Идел буе федераль округының 5 төбәгеннән (Башкортстан Республикасы, Киров өлкәсе, Мордовия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Татарстан Республикасы) катнашты. 2016 елдан Татарстан Республикасының 42 кешесе премия лауреатлары булды.