14 октябрьдә Татарстан тулысынча цифрлы эфир телетапшыруларына күчәчәк

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 елда Россия цифрлы эфир телетапшыруларына аналогтан этаплап күчүне гамәлгә ашыра. Беренче булып яңа форматка Тверь өлкәсе күчте, 11 февральдә аңа илнең тагын җиде төбәге кушылды. Икенче дулкын кысаларында 15 апрельдә аналог телевидениесен өзү Россиянең 20 субъектында, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә булды. 3 июньдә тагын 36 төбәк күчте. Татарстан Республикасында һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларны 14 октябрьдә сүндерәчәкләр, бу масштаблы проектның финал ноктасы булачак.

Республика халкына аналог сигналын сүндерүгә әзер булу-булмавын тикшерергә кирәк. Шулай ук Татарстанда "кайнар линия" эшли: 8-800-222-87-16, аның буенча консультация алырга яки цифрлы җиһазлар урнаштыру өчен өйгә волонтер чакыртырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International