Нина Шимина ТР Яшьләр парламенты рәисе итеп сайланды

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Дәүләт Советы каршындагы беренче чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе итеп Нина Шимина сайланды.

"Минем өчен Яшьләр парламенты-профессионаллар командасы. Шуңа күрә, беренче чиратта, яшьләр парламентының барлык әгъзалары өчен ораторлык сәнгате, закон чыгару, проект эшчәнлеге кебек компетенцияләр буенча корпоратив укытуны башлыйбыз. Шулай ук Яшьләр парламентының һәр әгъзасы өчен нәтиҗәлелек критерийларын кертәбез», - дип билгеләп үтте Нина Шимина. Ул шулай ук Яшьләр парламенты әгъзаларының югары нәтиҗәлелеге өчен чит илгә Яшьләр парламентларына яки мәгариф форумнарына стажировкалар белән бүләкләргә кирәк, дип саный. Яңа рәис Яшьләр парламентының һәр әгъзасы белән очрашырга тырышуын һәм үз программасы турында сөйләвен ассызыклады. Аның фикеренчә, бу да бүгенге утырышта тавышлар санына йогынты ясаган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар корпусы исеменнән, яшьләр парламенты әгъзаларына котлау һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Яшьләр парламентын формалаштыру нәтиҗәләре турында ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сөйләде.

Утырышта шулай ук Яшьләр парламенты рәисе урынбасарлары – Диләрә Шувалова һәм Азат Кашапов билгеләнде, җаваплы сәркатип итеп Карина Аблиева, ә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты вәкиле итеп Екатерина Согрина сайланды. Яшьләр парламентының составы һәм комиссияләре рәисләре расланды. Комиссия рәисләре: хокук мәсьәләләре, контроль һәм регламент буенча-Денис Юдин, граждан җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый берләшмәләр мәсьәләләре буенча – Кирилл Шабалин, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча – Дмитрий Несмин, мәгариф һәм мәдәният буенча – Игорь Смирнов, фән, инновацияләр һәм яшьләр эшкуарлыгы мәсьәләләре буенча – Анаит Арекелян, экология, сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча – Регина Кашапова, Тышкы элемтәләр һәм мәгълүмати үсеш буенча – Айгөл Габдрахманова.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, үз чиратында, яшьләр парламенты әгъзаларына мөрәҗәгать итте һәм аларны актив булырга чакырды: "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты – команда эше. Сез республика яшьләре мәнфәгатьләрен кайгыртасыз-бу зур җаваплылык ", - дип нәтиҗә ясады Дамир Фәттахов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International