Европа яшьләр форумы бүген 2022 елгы Европа яшьләр башкаласы статусына дәгъва итүче шәһәрләр исемлеген игълан итте. Алар арасында Россиянең Яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли советы ярдәме белән конкурсның беренче сайлап алу турын уңышлы үтеп, дәгъвачылар бишлегенә Казан да керде. Татарстан башкаласының көндәшләре - Бая-Маре (Румыния), Познань (Польша), Тирана (Албания) һәм Вараждин (Хорватия).
Хәзер бу шәһәрләргә бәйге комиссиясенә социаль-сәяси һәм мәдәни яшьләр чараларының киң программасын кертеп гариза тапшырырга кирәк. Бәйгедә җиңүче шәһәрне ноябрь аенда игълан итәчәкләр.