ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлеге «Авыл инициативалары инкубаторы» проектында катнаша

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлеге командасы авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, «Авыл инициативалары инкубаторы» проектында катнаша. Бәйгегә Россиянең 60 төбәгеннән 200 гә якын гариза бирелгән иде. Бәйге комиссиясе 10 команданы җиңүче дип билгеләде, алар арасында Татарстан Республикасы Менделеевск районының Монай авылын үстерү буенча катнашкан команда да бар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 2019 ел дәвамында сайлап алынган командалар әйдәп баручы тренерлардан эксперт ярдәме ала, менторлар һәм тьюторлар җитәкчелегендә үз торак пунктларының комплекслы үсеше проектларын эшли һәм үз территорияләрендә проектларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр эзләү максатларында инвест-сессияләрдә катнаша алачаклар.

Шушы көннәрдә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлеге Мәскәү өлкәсендә узган семинарда катнашты. 28 февральдән 2 мартка кадәр катнашучылар планлаштыру технологияләрен, алып бару методикасын, үсеш командаларын әзерләү системасын өйрәнделәр, шулай ук SWOT – территория ресурсларына анализ ясалды һәм территорияләр анализына бәя бирелде.

Моннан тыш, семинар кысаларында ментор функцияләрен һәм мөмкинлекләрен, үсеш программаларын планлаштыру технологияләрен, шулай ук алып бару методикасын, үсеш һәм менторлык командаларының эшчәнлеген бәяләүгә юнәлдерелгән менторларны укыту узды. Ә 2019 елның октябрендә Менделеевск районы командасы авыл инициативалары форумы кысаларында үз эшенең нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International