Европа яшьләр форумы 2022 елда Европа яшьләр башкаласы статусын алуга дәгъва кылучы шәһәрләр исемлеген игълан итте. Барлыгы 13 гариза бирелгән, шуларның 2се –Казан һәм Ульяновск.
Конкурска гаризалар 2018 елның 5 ноябреннән 2019 елның 13 гыйнварына кадәр кабул ителде. Европа яшьләр башкаласы статусына бирелгән гаризаларны жюри составы тикшерәчәк. Бәйгенең икенче этабына биш кандидат-шәһәр сайлап алыначак.
Бүләкләү тантанасын 2019 елның 14 ноябрендә Европа яшьләр форумының устав җыелышыннан соң үткәрү планлаштырыла.