Дамир Фаттахов креатив индустрия вәкилләре белән очрашты

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Креатив индустрияләр өчен нинди мохит булдыру һәм Казанга креатив квартал кирәкме? Бу сорауларга хакында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховның индустрия вәкилләре белән очрашуында фикер алыштылар. Ачык дискуссия, команда тарафыннан яшьләр белән турыдан-туры элемтәдә тору өчен барлыкка килгән «14...30» проекты кысаларында узды.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына төп мөрәҗәгатьләрнең берсе - иҗади яшьләр өчен белем бирү платформалары булдыру. Бу юнәлештә кызыклы тәҗрибә буларак Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм шәхси инвестицияләр хисабына үсеш алган «Видимый дом» иҗади киңлеге кебек проектларны атарга була.
Очрашуга йомгак ясап, яшьләр эшләре министры кызганычка каршы, индустрия вәкилләреннән конкрет тәкъдимнәр яңгырамавын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International